Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нараткай” лагере быел да өч сменада эшләячәк

Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып урнашкан "Нараткай" лагеренда балаларны кабул итү өчен хәзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Быел 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларның ялын өч сменада оештыру планлаштырыла. Беренче смена - 17 июньнән 7 июльгә, икенче смена - 11 нән 31 июльгә, ә өченче смена 4 августан 24 августка кадәр...

Районыбызның Камышлы урманы итәгенә сыенып урнашкан "Нараткай" лагеренда балаларны кабул итү өчен хәзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Быел 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларның ялын өч сменада оештыру планлаштырыла. Беренче смена - 17 июньнән 7 июльгә, икенче смена - 11 нән 31 июльгә, ә өченче смена 4 августан 24 августка кадәр эшләячәк.

"Нараткай"да бюджет һәм коммерция оешмаларында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк.Шулай ук спорт мәктәпләренә һәм Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар өчен профильле смена эшләячәк.

20 майдан мәктәп учреждениеләреннән, коммерция һәм бюджет оешмаларыннан юлламалар өчен гаризалар кабул ителә башлый. Белешмәләр өчен Кукмара поселогы, Ленин урамы, 28 йорттагы актлар залына (авыл хуҗалыгы идәрәсе бинасы) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагерь Нараткай өч смена

erid: 2VtzqxWHLUk