Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Нараткай" лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә

Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. Без килгәндә кызлар-малайлар, бердәм булып җыелып, уен белән мавыгалар иде. Кайсы таганда атына, турникта күтәрелә, "әбәк"ле уйный. Саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итүче...

Камышлы авылы янында урнашкан "Нараткай лагеренда бүгенге көндә 97 бала ял итә. Әлеге смена 31 июльгә кадәр эшләячәк. Өченче сменага исә бер төркем чаңгычыларның килүе көтелә. Без килгәндә кызлар-малайлар, бердәм булып җыелып, уен белән мавыгалар иде. Кайсы таганда атына, турникта күтәрелә, "әбәк"ле уйный. Саф һавада, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итүче шат күңелле балаларны күргәч, алар өчен сөенеп куйдык - нинди бәхетлеләр!

-Биредә балаларга ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, - ди лагерь начальнигы Любовь Романова. - Мин үзем "Нараткай"да беренче сыйныфтан ял иттем, ул вакытта заманча караватлар да, йортларда утлар да юк. Әмма безгә лагерьда шулкадәр ошый иде ки, икенче елга да барабыз, дип җәй җиткәнне ашкынып көтеп алуыбыз әле бүгенгедәй хәтердә. Хәзер дә ул вакытларны сагынып искә алам. Мин лагерь начальнигы вазыйфасында инде унөч ел, сигезенче сыйныфтан әйдаман булып эшләдем. Балаларны яратуым быел да бирегә алып килде. Алар белән үзеңне яшьлеккә кайткандай хис итәсең, барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла. Авырып китүләр, гадәттән тыш хәлләр генә була күрмәсен.

Биредә ял итүче балаларның һәрберсе игътибар үзәгендә. Җиде әйдаман һәм бер физик тәрбия укытучысы көн дәвамында алар белән кайнаша - төрле конкурс-бәйгеләр, викториналар уздыралар, спорт уеннары оештыралар. Күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхтәрәмә Галимуллинаны да күпләр хәтерлидер. Өлкән әйдаман булып инде 17 ел эшли ул.

-Балаларга биредә бик ошый. "Әкиятләр көне", "Экологик КВН", "Җыр сәгатьләре" уздырабыз, Универсиада уңаеннан үткәрелгән спорт бәйрәмендә "Иң тиз йөгерүче", "Иң ерак сикерүче", "Иң җитез"ләрне билгеләп үттек, - ди Мөхтәрәмә ханым. - "Сафари" уенын да укучылар бик ярата. "Зур бию"ләр проектына әзерлек исә берничә көн дәвам итте. Анда иң оста биючене ачыкладык. Ә инде туклануга килгәндә, балаларны биш тапкыр ашату каралган. Сөт продуктлары, җиләк-җимештән өзелгән юк. Иминлекне тәэмин итү максатында полиция хезмәткәрләре тәүлек дәвамында кизү торалар. Лагерь территориясенә чит-ят кешеләрне бөтенләй уздырмыйбыз, хәтта әти-әниләр белән дә телефон аша гына сөйләшү каралган.

Әйдаманнарның барысы да диярлек студентлар. Язилә Рәхмәтуллина быел Казан дәүләт медицина университетының беренче курсын тәмамлаган.

-Мәктәпкә укыганда "Нараткай"да алты ел ял иттем, узган ел әйдаман ярдәмчесе булып эшләдем, - ди ул. - Балаларның барысы да шук, шаян, бөтерчектәй бөтерелеп кенә торалар - һәрберсен күз уңында тотып кына өлгер! Актив укучылар белән эшләү үзе бер күңелле.

Ә менә әйдаман ярдәмчесе Рамилә Мусина тумышы белән Кукмарадан булса да, Сургут шәһәрендә яши, читтән торып Санкт Петербургның Лесгафт исемендәге физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек милли дәүләт университетында белем ала. Якташыбыз спорт гимнастикасы буенча Россия җыелма командасы составында чыгышлар ясый. Дөня Кубогы этапларының көмеш приз иясе чираттагы җәйге ялын исә "Нараткай"да уздыра.

-Мин Сургутта тренер булып эшлим. 3-5 яшьлек балаларны спорт гимнастикасы серләренә төшендерәм. Монда исә шактый зурлар белән эшләргә туры килә. Миңа тәҗрибә туплау өчен әйдаман булып эшләүнең файдасы зур, - ди ул.

Шунысы кызганыч, травма алганлыктан, Рамилә Универсиада Уеннарында катнаша алмаган.

-Спорт гимнастикасы белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Кайсы гына шәһәрдә булмадым инде мин?! Медальләремнең күпме икәнен санаганым юк - бик күп алар. Барысын бергә тартмага салып куйдым, - ди Рамилә. - Минем тырыш хезмәтемнең җимешләре бит алар...

Лагерьда ял итүче балалар белән дә әңгәмә корып алдык. Кайсыннан гына сорама, кичке дискотеканы мактый. Хәзерге яшь буын биергә аеруча ярата шул. Әнә бит күппрофильле лицейның икенче сыйныф укучысы Динара Галиева инде өченче елын бирегә күңелле уенннарны һәм дискотекада биюләрне ошатып килә икән.

-"Үзидарә көне" дә бик мавыктыргыч уза. Әйдаманнар - балалар ролендә, без исә алар урынында эшлибез, - ди Манзарас мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илгинә Мотыйгуллина. - Урманга барып яфраклар җыйдык, алардан ясалган төрле кул эшләнмәләренә бәйге оештырылды. Монда килгәнемә бер дә үкенмим.

Лагерьга ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин, ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни-белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Кукмарадагы филиалы начальнигы Зәлия Сабирова килгән иде. Алар балаларга юл билгеләре белән бәйле сораулар бирделәр, уен оештырдылар, табышмаклар әйттеләр. Дөрес җавап бирүчеләргә исә истәлек бүләкләре тапшырылды. Инспектор балалар белән велосипед, скутер, мотоцикллар хакында да әңгәмә корды. Һәр укучы юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак һәм игътибарлы булырга тиеш.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагерь ял итү

erid: 2VtzqxWHLUk