Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты

Моның өчен безнекеләргә иң көчлеләрдән саналган Мамадыш, Теләче, Әлмәт командаларын җиңәргә туры килде. Аларның финалда Әлмәт командасы белән очрашып, көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңүләре дә күп нәрсә турында сөйли. Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда узды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты (чагыштыру...

Моның өчен безнекеләргә иң көчлеләрдән саналган Мамадыш, Теләче, Әлмәт командаларын җиңәргә туры килде. Аларның финалда Әлмәт командасы белән очрашып, көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңүләре дә күп нәрсә турында сөйли.

Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда узды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты (чагыштыру өчен узган ел Кукмарага 36 командадан 236 көрәшче җыелган иде).

Әлеге турнир татарча көрәш буенча ярышлар календаренда үзенчәлекле урын алып тора. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул командалар арасында үтә. Башкаларында командалар арасындагы нәтиҗәләр көрәшчеләрнең шәхси беренчелектә яулаган урыннары аша исәпләнсә, биредә шәхси беренчелек юк. Ярыш "диварга - дивар" ("стенка на стенку") принцибы буенча уза, ягъни тугыз үлчәү авырлыгында җиңү өчен биш көрәшченең җиңүе кирәк. Командалар арасындагы нәтиҗәләр һәрбер көрәшченең осталыгыннан тора. Бу инде һәр көрәшчегә икеләтә җаваплылык хисе өсти.

Безнекеләр беренчелекне алганнан соң, Федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин аларның чыгышын: "Кукмаралылар көндәшләреннән бер башка өстен иде", - дип бәяләде. Шунысы да бар: безнең көрәшчеләрнең җиңәчәген хәтта лидер командаларның тренерлары да алдан ук фаразлаган булган. Хәер, республика һәм Россия чемпионнарыннан торган Кукмара командасы узган ел да бездә - "Ялкын" спорткомплексында үткән әлеге турнирда җиңү яулаган иде.

Шулай итеп: Рифнур Хәев (Манзарас), Фазыл Зыятдинов (Адай), Рәзил Фәйзрахманов (Пенәгәр), Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар (Югары Казаклар), Фирдүс Гаязов (Балыклы), Нәфис Галиев (Олыяз), Дмитрий Ивановлар (Нырья). Кукмараны тагын бер кат республикага таныттылар Егетләрне ярышларга тренерлар Илсур Нәҗмиев, Таһир Әхкәмов, Эдуард Макаров, Нуретдин Зыятдиновлар әзерләделәр.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk