Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвешен сайлый

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә күп төрле эшләр башкарылды, дип хәбәр итте район мәгълүмати методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча белгече Гөлназ Мәхмүдова. Район үзәк дәваханәсе табиблары катнашында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды, "Үлем ярымфабрикатлары" дигән фильм күрсәтелде. Ата-аналар җыелышларында исә...

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында районыбызның барлык мәгариф учреждениеләрендә күп төрле эшләр башкарылды, дип хәбәр итте район мәгълүмати методик үзәкнең тәрбия эшләре буенча белгече Гөлназ Мәхмүдова. Район үзәк дәваханәсе табиблары катнашында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрне кисәтүгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды, "Үлем ярымфабрикатлары" дигән фильм күрсәтелде. Ата-аналар җыелышларында исә табиблар, полиция, район мәгариф идарәсе, мәгълүмати методик үзәк хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укучылары арасында оештырылган "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән рәсемнәр конкурсында укучылар наркотикларга карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерә алдылар. Чарлы урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары - буклетлар бәйгесендә, Югары Чура мәктәбендә белем алучылар шигырь сөйләүчеләр һәм иншалар бәйгесендә бик теләп катнашты.

21 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә "Сәламәтлек көне" үтте. Аның кысаларында 22 мәгариф учреждениесендә спорт чаралары, районда көзге кросс (340 бала катнашты), "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе" дигән эстафета, Кәркәүч урта мәктәбендә өстәл теннисы буенча район беренчелеге, Ош.Юмьяда волейбол буенча ярышлар узды.

"Минем белергә хакым бар" дигән интернет дәрес Кукмара 4нче урта мәктәбе һәм Түбән Өскебаш мәктәбе укучыларында аеруча кызыксыну уятты. "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре махсус программалар нигезендә төркемле дәресләр оештырды. Аларда Ош.Юмья урта мәктәбе укучылары катнашты. Акция дәвамында китапханәләрдә дә китап күргәзмәләре эшләде.

Кукмара беренче, Зур Сәрдек гимназияләре, күппрофильле лицей, поселокның өченче, дүртенче урта мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда белем алучылар өчен анкеталар уздырылды. Анкеталар аша наркотик, алкоголь кебек начар гадәтләрнең сәламәтлеккә китергән зыяны хакында балаларның ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау мөмкин булды.

фото mitishi.bezformata.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk