Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районы башлыгы Сергей Димитриев Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Бәйрәм көнне без көрәш кырларында һәлак булган якташларыбызны искә алабыз, диелә котлауда

Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче кукмаралыларны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлый.

- Бу көн - илебез бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен гомерләрен биргән сугышчыларның батырлыгын, намусын, Россия Кораллы көчләре данын гәүдәләндергән олы бәйрәм, - диелә котлауда. - Бәйрәм көнне без көрәш кырларында һәлак булган якташларыбызны искә алабыз. Хәзерге вакытта - дөньяда хәрби киеренкелек көчәйгән, сугыш учаклары кабынып торган чорда илебез тынычлыгы сафында торучыларның хезмәте дә зур батырлыкка тиң. Аларга, хәрби антларына тугры калып, изге бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Солдат әниләренә югалту ачысы кичерергә, күз яше түгәргә язмасын.

Барыгызны да бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, тыныч-имин тормыш, күңел көрлеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk