Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Мәдәният йортында “Сөмбелә” бәйрәме узды (+Фото)

Әле яңарак кына район Мәдәният йортында узган "Сөмбелә" бәйрәмен тамаша кылып, иҗат сезонын башлап җибәрү уңаеннан оештырылган концертны карап, хозурланып кайттык. Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасы, Анна Григорьева, Әлфинур Хәлимова, Илсөяр Абдуллина, Валентина Борисовалар күргәзмәгә үзләренең бакчаларында үстерелгән нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш алып килмәгәннәр! Күргәзмәләрдә аллы-гөлле чәчәкләр, кайнатмалар, "чемпион" һәм "сәер"...

Әле яңарак кына район Мәдәният йортында узган "Сөмбелә" бәйрәмен тамаша кылып, иҗат сезонын башлап җибәрү уңаеннан оештырылган концертны карап, хозурланып кайттык. Поселокның "Кояшкай" балалар бакчасы, Анна Григорьева, Әлфинур Хәлимова, Илсөяр Абдуллина, Валентина Борисовалар күргәзмәгә үзләренең бакчаларында үстерелгән нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш алып килмәгәннәр! Күргәзмәләрдә аллы-гөлле чәчәкләр, кайнатмалар, "чемпион" һәм "сәер" яшелчәләр дә урын алган. "Сөмбеләдә" тамашачы хозурына көзге муллыкны тәкъдим иткән һәркемгә район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев үзенең рәхмәт сүзләрен ирештереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәйрәмгә килүчеләр бик матур концерт та карады. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле, "Акварель", Зур Сәрдекнең "Чәчкә", Вахит авылының "Нур", "Очкын егетләр" бию коллективлары, Урта Комарның "Зәнгәри", Югары Чураның "Карендәшләр", Поч.Сутерның "Инвожо" ансамбльләре, аерым башкаручылардан Руфинә Сәләхова, Ленара Сергеева, Рәфидә Әгъләмшина, Илнар Камалиев, гармунчы егет Ильяс Шәриповлар чыгыш ясады. Иҗат сезонын башлап җибәрү уңаеннан оештырылган концерт ике сәгать дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренә рухи азык туплап, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Кызганыч, залда халык кына бик аз иде. Бушлай булганга бик ашкынмыйбыз шул... Районыбыз үзешчәннәре дә башкала артистларын бер якка куя, җәмәгать!

Алсу ИДРИСОВА, Гөлия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk