Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Яңа Сәрдектә яшәүче Гыйлембану апаны 90 яшьлек юбилее белән котлады (+Фото)

Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район хәрби комиссары Равил Гафиев, җирлек башлыгы Илгиз Нәбиевлар да туган көн иясенә үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Гарифуллина Гыйлембану Сәхәби кызы 1926 елның 15 гыйнварында Зур Сәрдек авылында дөньяга килә. 1952 елда Гыйлембану...

Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район хәрби комиссары Равил Гафиев, җирлек башлыгы Илгиз Нәбиевлар да туган көн иясенә үзләренең тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр.

Гарифуллина Гыйлембану Сәхәби кызы 1926 елның 15 гыйнварында Зур Сәрдек авылында дөньяга килә. 1952 елда Гыйлембану апа Яңа Сәрдек егете Лотфулла абый белән кавыша, алар 7 бала тәрбияләп үстерәләр, бер ятим баланы да үз гаиләләренә сыендыралар. Балаларының барысы да югары белем алалар. Бүгенге көндә юбиляр улы Илһам, килене Гөлчәчәк тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның 14 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Бәйрәмегез белән сезне, Гыйлембану апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk