Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәр проблемадан чыгу юлы бар

Узган ел Татарстанда 17 яшүсмер үз-үзенә кул салган булган. Ә суицидлар күләме буенча Россия дөньяда 11 урында тора. Гадәттә, бу аяныч адымга психик тайпылышлары булган кешеләр "тормыштагы хәл итеп булмаслык проблемалардан котылам" яки "яшәүнең мәгънәсен югалттым", "киләчәккә бернинди өмет юк" дигән уйлар белән бара. Әмма шуны онытмаска кирәк: яшәүнең мәгънәсе...

Узган ел Татарстанда 17 яшүсмер үз-үзенә кул салган булган. Ә суицидлар күләме буенча Россия дөньяда 11 урында тора. Гадәттә, бу аяныч адымга психик тайпылышлары булган кешеләр "тормыштагы хәл итеп булмаслык проблемалардан котылам" яки "яшәүнең мәгънәсен югалттым", "киләчәккә бернинди өмет юк" дигән уйлар белән бара. Әмма шуны онытмаска кирәк: яшәүнең мәгънәсе бөтен кешелек өчен дә бертөрле була алмый. Кешенең бу дөньяга килүе һәм яшәве - ул үзе дә тормышның бер мәгънәсе дигән сүз. Шулай ук суицид алкоголизм, наркомания, дәвалап булмаслык һәм хроник авырулар белән интегүчеләр, стресска бирелгән кешеләр, ялгызлыктан интегүчеләр арасында да еш күзәтелә. Мондый адымга "әзерләнгән" кешегә начар ниятеннән кире кайтырга кайвакыт бер җылы сүз дә җитәргә мөмкин. Шуңа күрә бер-беребезгә игътибарлы, итагатьле булсак иде. Гаиләдә һәм хезмәт урынында җылы мөнәсәбәтләр, тормышта үз урыныңны таба алу, нинди дә булса шөгылең булу - суицидларны кисәтүдә иң уңышлы чаралар булып тора.

Римма ХӘСӘНОВА, "Тылсым" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең психологы

фото: http://61.mvd.ru/news?year=2013&month=5&day=17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk