Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтә узган семинарда кукмаралылар да катнашты

Питрәчтә "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институты вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында хезмәттәшлеге" дигән темага семинар үткәрелде. Анда районыбыздан "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шшәрипова, район башлыгының корупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, Татарстан иҗтимагый палатасының район советы әгъзасы Рузилә Закировалар катнашты. Семинарда Питрәч районы...

Питрәчтә "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институты вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында хезмәттәшлеге" дигән темага семинар үткәрелде. Анда районыбыздан "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шшәрипова, район башлыгының корупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, Татарстан иҗтимагый палатасының район советы әгъзасы Рузилә Закировалар катнашты.

Семинарда Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының массакүләм информация чаралары белән эшләү Идарәсе начальнигы Марсель Гыйльмиев, юстиция министрлыгының информация-аналитик эш бүлеге начальнигы Андрей Беденьгов, Татарстан иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комитет рәисе Кирилл Пономарев, "Татмедиа" генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятоваларның чыгышлары тыңланды. Башкарылган эшләргә, бу өлкәдә булган проблемаларга анализ ясалып, аларны газета битләрендә яктырту юллары билгеләнде.

фото: http://www.arspress.ru/news/region_news/29571/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk