Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олыязда футбол кырын ачу тантанасы булды (+фото)

Районыбызда өченче спорт корылмасы куллануга тапшырылды. Узган ел сафка баскан Олыяз урта мәктәбе янында төзелгән футбол кырын ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов, "Стройгарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов катнашты. -Универсиада корылмаларын төзүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Президенты тарафыннан бүләк ителгән спорт мәйданчыгының берсе бу....

Районыбызда өченче спорт корылмасы куллануга тапшырылды. Узган ел сафка баскан Олыяз урта мәктәбе янында төзелгән футбол кырын ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов, "Стройгарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов катнашты.
-Универсиада корылмаларын төзүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Президенты тарафыннан бүләк ителгән спорт мәйданчыгының берсе бу. Моны "Бердәм Россия" сәяси партиясе бүләге дип тә кабул итергә мөмкин. Ул яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, спортны үстерү өстендә даими эш алып бара. Әлеге корылма беркайчан да буш тормасын. Олыязлылар үзләренең көрәшчеләре белән дан тота, спортның башка төрләре буенча да алар беренчеләр сафында булып дип ышанам, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзенең котлау сүзләрен ирештереп.
"Урал" хуҗалыгы, Олыяз авыл җирлеге үзләренең күркәм эшләре белән республикада дан тота. Яңа мәктәп бинасы, куллануга тапшырылган спорт корылмалары аларның тырыш хезмәтенә куелган бәя булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk