Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңгәр Сабан туе 6 июньдә булачак. Программада ниләр генә юк!

Сабантуй - татар халкының үзенчәлекле милли бәйрәме. Чәчү эшләре тәмамлануга, хезмәт һәм дуслык бәйрәменә, күңел ачарга дип, бар халык ашкына. Сабан туенда татарның барлык гореф-гадәтләре матур итеп сурәтләнә. Бәйрәм мәйданында милли костюмнар кигән биючеләр, җырчылар чыгыш ясый, кызыклы халык уеннары уйнатыла. Теләгән һәр кеше үз көчен, үз осталыгын һәм җитезлеген...

Сабантуй - татар халкының үзенчәлекле милли бәйрәме. Чәчү эшләре тәмамлануга, хезмәт һәм дуслык бәйрәменә, күңел ачарга дип, бар халык ашкына. Сабан туенда татарның барлык гореф-гадәтләре матур итеп сурәтләнә. Бәйрәм мәйданында милли костюмнар кигән биючеләр, җырчылар чыгыш ясый, кызыклы халык уеннары уйнатыла. Теләгән һәр кеше үз көчен, үз осталыгын һәм җитезлеген күрсәтә.
Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе ничә ел рәттән дистәләгән мең халыкны кунак итә. Аларны ул күптөрле мәдәни-спорт чаралары, концерт программалары белән таң калдыра. Быел да бу традиция дәвам итәчәк. Миңгәр мәйданнары Сабантуйга янәдән кунаклар дәшә.
Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туенда һәр кеше катнаша алачак. Спорт ярышлары, баггиларда ралли-узыш, чын ир-атлар өчен киртә аша йөгерү, арбалы ат чабышы, Мишә елгасы буенча катамараннарда йөзү, гольф уйнау, балык тоту, аттракционнар, кабатланмас концерт һәм башка бик күп кызыклы уеннар. Әлеге барлык уен-тамашалар берничә мәйданда үткәреләчәк. Балалар мәйданчыгы, спорт уеннары, үзәк мәйдан, яшьләр сәхнәсе - күңелегезгә хуш килгәнен үзегез салый аласыз!

Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Бәйрәм тамашасы салют белән тәмамланачак.

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуйларына вакыт аз калып бара. Миңгәр авылында үтәчәк быелгы бәйрәмебез 6 июньгә билгеләнде. Сезне шушы көнне кичке сәгать 5тә башланачак бәйрәмебезгә чакырабыз. Рәхим итегез!

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=708.Wgs4Ra_4WXsjqnzP9QN5HC5-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk