Әле генә редакциябезгә журналист Лилия Нургалиева йөгереп керде дә: "Эш белән чыгып киткән җиремнән кире әйләнеп кайттым. "Җиңү паркы"нда күптән түгел урнаштырылган аттракционнарда туй пары рәхәтләнеп күңел ача. Ярый фотоаппаратымны кыстырган булганмын", - диде ул. Купка авылыннан Зөлфия Зарипова белән Айдар Фәйзрахманов бүген гаилә коралар икән. Без дә редакциябез исменнән...
Әле генә редакциябезгә журналист Лилия Нургалиева йөгереп керде дә: "Эш белән чыгып киткән җиремнән кире әйләнеп кайттым. "Җиңү паркы"нда күптән түгел урнаштырылган аттракционнарда туй пары рәхәтләнеп күңел ача. Ярый фотоаппаратымны кыстырган булганмын", - диде ул. Купка авылыннан Зөлфия Зарипова белән Айдар Фәйзрахманов бүген гаилә коралар икән. Без дә редакциябез исменнән аларга бәхет-шатлык, сөю-сөелүләр теләп калабыз. Гомер буе башлары аттракционнан түгел, саф мәхәббәттән генә әйләнсен иде!
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев