Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кышкы резинага күчмәгән өчен штраф яныймы?

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе кышын җәйге резинада йөргән өчен штрафлар салынмаячак дип белдерде. Моңа кадәр әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сумлык штраф яный дигән хәбәрләр таралган иде. Әмма ЮХИДИда искәртеп узганча, җәйге һәм кышкы резинаны машинага берьюлы куярга ярамый. Бу очракта менә штраф салырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта 2015 елда Таможня...

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе кышын җәйге резинада йөргән өчен штрафлар салынмаячак дип белдерде. Моңа кадәр әлеге кагыйдәне бозган өчен 500 сумлык штраф яный дигән хәбәрләр таралган иде.

Әмма ЮХИДИда искәртеп узганча, җәйге һәм кышкы резинаны машинага берьюлы куярга ярамый. Бу очракта менә штраф салырга мөмкиннәр.

Шул ук вакытта 2015 елда Таможня союзының «Транспорт чараларының тәгәрмәчләре куркынычсызлыгы» дигән техник регламент таләпләре үз көченә керде. Алар нигезендә машиналар кышкы өч айда кышкы резина, җәйге өч айда җәйге резинага «киенергә» тиеш. (1 декабрьдән алып 1 мартка кадәр - кышкы айлар, июньнән августка кадәр - җәйге айлар дип исәпләнә).

Әмма бүгенге көндә бу кагыйдәне бозган өчен административ җаваплылык каралмаган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk