Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның сайлау участокларында сайлаучылар саны арта (+Фото)

Бүген Кукмара районының барлык сайлау участокларында да республикабыз Президентын һәм "Кукмара муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар бара. Кая карама, бәйрәм рухы, күңелле җанлылык сизелә, репродукторлардан дәртле көйләр яңгырый. Зур Кукмараның 1672 нче санлы сайлау участогы авылның күпфункцияле үзәгендә урнашкан. Үткән елда гына республика программасы нигезендә төзелеп, файдалануга...

Бүген Кукмара районының барлык сайлау участокларында да республикабыз Президентын һәм "Кукмара муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар бара. Кая карама, бәйрәм рухы, күңелле җанлылык сизелә, репродукторлардан дәртле көйләр яңгырый. Зур Кукмараның 1672 нче санлы сайлау участогы авылның күпфункцияле үзәгендә урнашкан. Үткән елда гына республика программасы нигезендә төзелеп, файдалануга тапшырылган бу мәһабәт бинага халык иртәдән үк агыла башлады. Кешеләрнең мул тормышта яшәгәнлекләре күренеп тора: сайлау участокларына күпләр яхшы машина белән килеп туктыйлар. Үзләре генә түгел, ирле-хатынлы, сайлау яшендәге балалары яки күршеләре белән бергә килүчеләр байтак. Иртәнге сәгать җидедә сайлау участогы ачылуга ук иң беренче булып Расим Рәхмәтуллин килгән.

- Республикабыз тормышында зур вакыйга - Президентны сайлыйбыз бит. Мондый вакытта күңел түзәмени,- ди ул.

Аның 77 яшьлек әнисе Саймә апа да, сайлау комиссиясе әгъзаларының өлкән кешеләр янына үзләре киләчәкләрен белсә дә, түзмәгән: участокка үзе барган.

-Бүгенге тормышка сөенәм. Шулай дәвам итсен, дөньялар тыныч булсын иде. Сайланган кандидатларга исән-сау эшләргә насыйп итсен,- диде ул.

Бу сайлау участогына караган Жилой Рудник авылыннан Алсу һәм Анүрбәк Ганиевлар күршеләре Надежда Родыгина белән бергә килгәннәр.

-Киләчәк тормышыбыз бүгенге кебек имин булсын өчен тавыш бирәбез,- дип уртаклашты алар үз фикерләре белән.

18 яшьләре тулган 12 яшь кеше үз гомерләрендә беренче тапкыр сайлауда катнаша. Аларга истәлеккә бүләк итеп Татарстан Республикасы Конституциясе тапшырылган.

Әлеге участокның сайлау комиссиясе рәисе Рузия Хәнәфиева биргән мәгълүматларга караганда, сәгать уникегә 888 сайлаучының 44 проценты килеп, үз тавышларын биргән инде. Участокта тәртип бозулар күзәтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk