Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның ир-ат җитәкчеләреннән аш-су рецептлары

Аш-су бүлмәсе -ул хатын-кызныкы, аның "эш кабинеты"дияргә гадәтләнгән без. Әмма ир-атларыбыз да, плитә янына килергә бик атлыгып тормасалар да, тәмле итеп ашарга пешерә беләләр бит. Бүген сүзне аларга биреп, үзләре яратып әзерли торган берәр ризыкның рецепты белән уртаклашуларын үтендек. Равил ХАЛИЕВ, район үзәк дәваханәсенең баш табибы: "Селдерей тамыры - гади,...

Аш-су бүлмәсе -ул хатын-кызныкы, аның "эш кабинеты"дияргә гадәтләнгән без. Әмма ир-атларыбыз да, плитә янына килергә бик атлыгып тормасалар да, тәмле итеп ашарга пешерә беләләр бит. Бүген сүзне аларга биреп, үзләре яратып әзерли торган берәр ризыкның рецепты белән уртаклашуларын үтендек.

Равил ХАЛИЕВ, район үзәк дәваханәсенең баш табибы: "Селдерей тамыры - гади, очсыз, файдалы".

-Мин бу ризыкны чит илгә -Төркиягә ял итәргә баргач беренче тапкыр авыз иттем һәм пешекчеләрдән ничек итеп әзерләнүе турында кызыксындым. Сельдерей тамырын юып, кабыгын әрчегәннән соң, шакмаклап турыйсың да, шуңа кишер, суган (лук-порей), тоз, борыч өстисең. Теләгән кеше ит тә турап сала ала. Боларның барысын да кәстрүлдә томалап пешерәсең. Ашказаны авырулары булган кешеләргә бик файдалы ризык. Сельдерей тамыры, гадәттә, безнең Кукмара кибетләрендә сатылмый, шуңа күрә мин аны Казанга баргач, я Нократ Аланындагы "Эссен" кибетеннән сатып алам. Озак саклана да ул. Әкәмәт тәмле ризык, пешереп карагыз әле.

Зөфәр ГӘРӘФИЕВ, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе: "Шашламаны илһам килгәндә әзерлим".

-Сарык итен турап, аның өстенә рәт-рәт итеп помидор, суган, болгар борычы турап салам, тәмләткечләр - тоз, борыч, киптерелгән базилик һәм петрушка салам. Икенче катка да шушы ук тәртиптә итне, яшелчәләрне, тәмләткечләрне тезгәннән соң, өстен зур кәбестә яфраклары белән каплыйм. Шашлама 3 сәгать томалап пешерелә.

Нәфыйк ХӨСӘЕНОВ, Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе: " Кыяр суына өстенлек бирәм".

Шашлык әзерләгәндә, гадәттә, майонез, серкә (уксус) кулланалар. Әмма серкә белән шашлык авыр була. Мин, гадәттә, шашлыкны, сарык, тавык ите кулланып, тозлы кыяр суы салып әзерлим. Куян итеннән дә бик тәмле була. Чамалап, ит күмелгәнче тозлы кыяр суын саласың һәм аңа тәмләткечләр, лавр яфрагы өстисең. Тоз бу очрата бик аз гына кирәк була. Әлеге шашлык тиз дә әзерләнә.

Үзбәк шеф-поварыннан "Солтан" салаты:

Баклажанны озынча итеп турап, ике ягын да майда кыздырып аласың. Вак итеп туралган помидор, кыяр, сарымсак, тәмләткечләр -яшел суган, укроп һ.б.ларны майонез белән болгатасың һәм баклажанга төрәсең. Табынга каймак белән бирелә.

Безне берничә көнгә сузылган ял көннәре көтә. Гадәти бәйрәм табыныннан соң, бәлки хуҗабикәләрне ял иттереп, сез дә, хөрмәтле ирләребез, әлеге ризыкларны әзерләп карарсыз?!

фото: http://videoduel.ru/watch?v=gLOEjOgsob5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk