Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау тантанасыннан зур бүләкләр белән кайттылар

Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Татарстанда узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясалды. Тантанада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы - 2013" республика бәйгеләренең җиңүчеләре тәбрикләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 2010-2015 елларга республикада мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" - "Будущее"...

Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Татарстанда узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясалды. Тантанада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы - 2013" республика бәйгеләренең җиңүчеләре тәбрикләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

2010-2015 елларга республикада мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" - "Будущее" Стратегиясе кысаларында инде ике ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә. Әлеге грант балаларны рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән бакчаларга тапшырыла. Быел бүләкләнүчеләр арасында кукмаралылар да бар иде. Поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы (мөдир Рузалия Гобәйдуллина) да әнә шундый Грантка ия булды. Поселокның 10нчы номерлы "Ромашка" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Дамира Сәйфетдинова да бәйгедә иң яхшы тәрбияче дип танылды һәм 15 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

"Балалар бакчасында яңа мәгълүмати технологияләр" республика конкурсы нәтиҗәләре буенча поселокның 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Нурия Сәлимгәрәева бишенче урынны алды һәм Диплом, 10 мең сумлык сертификатка ия булды.

Район мәгълүмати-методик үзәге методисты Рушания Фәйзетдинова да фидакарь хезмәте өчен тантанадан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk