Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Балтачның “Бишек туе”нда катнашты (фотолар)

Алтын көз аеның матур бер көнендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы бүлекчәсенә "Бишек туе" бәйрәменә чакыру алдык. Кукмарадан әллә ни ерак булмаса да, Балтачта булганым юк иде. Бәйрәмне шушы җирлектә туган баш казый Җәлил Фазлыевның балага исем сайлау турындагы фикерләре белән башланып китүе бик үтемле иде. Мәгънәле, матур...

Алтын көз аеның матур бер көнендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы бүлекчәсенә "Бишек туе" бәйрәменә чакыру алдык.

Кукмарадан әллә ни ерак булмаса да, Балтачта булганым юк иде.

Бәйрәмне шушы җирлектә туган баш казый Җәлил Фазлыевның балага исем сайлау турындагы фикерләре белән башланып китүе бик үтемле иде. Мәгънәле, матур исемнәр кушарга кирәклегенә басым ясады ул, чөнки исем кешене гомере буена озатып барачак бит.

Сабый кайткан йортка мең мәшәкать белән бишек җыры да кайта. Бишек җыры тыңлап үскән бала зиһенле, аңлы була, диләр. Шуңа күрә әти-әниләр нарасыйларын матур җырлар көйләп, сиртмәле бишекләргә салып йоклатсалар, нинди күркәм күренеш. Бишекне тирбәткәндә исә баланың өстән аска, астан өскә таба тирбәлүе хәерле.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп театральләштерелгән искиткеч матур тамаша күрсәттеләр. Балаларны әзерләү өчен тәрбияче апаларына бик күп көч куярга туры килгәндер.

Ямьле Шушма буена урнашкан Балтач минем күңелемә бик ошады. Матур табигате, кунакчыл кешеләре, урамнарының чисталыгы якты кичерешләр калдырды. Нөнәгәр авылы мәктәбе коллективы да безне яхшы каршы алды, үз көчләре белән музей булдырулары зур хөрмәт уятты. Очрашып торыйк, аралашып яшик, дигән җылы хисләр белән саубуллаштык.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев