Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Яшүсмер" операциясе бара

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, караучысыз калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Әлеге чара кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан район мәктәпләрендә кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла. -Безнең бүлекчәдә 36 балигъ булмаган бала, 33 әти-әни профилактик исәптә тора. Без алар белән...

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, караучысыз калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Әлеге чара кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан район мәктәпләрендә кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла.

-Безнең бүлекчәдә 36 балигъ булмаган бала, 33 әти-әни профилактик исәптә тора. Без алар белән һәрдаим очрашып, элемтәдә торабыз. Мәктәпләрдә исә укучыларга төнге сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр әти-әниләре яисә аларны алыштыручы башка затлардан башка җәмәгать урыннарында, урамда йөрергә ярамаганлыгын аңлатабыз, урлау, тәртип бозуның аяныч тәмамлануы хакында төшендерәбез, - ди полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Илнар Җиһаншин.

фото: http://forumnov.com/index.php?showtopic=153763

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk