Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яңгырлар булачак әле

Шаккатмалы: ноябрь аеның бер атнасы үтүгә карамастан, көннәр җылы тора. Үләннәр арасында яңа чәчәк атканнарын да күрергә була хәтта. Элеккеге елларда бу вакытта инде җир өстенә кар яткан, сугым чоры башланган. Матур көннәр күңелгә рәхәтлек бирсә дә, һәр нәрсәнең үз вакыты бит. Бөреләнергә өлгергән карлыган-җимеш куакларының салкыннарга кергәч өшү ихтималы...

Шаккатмалы: ноябрь аеның бер атнасы үтүгә карамастан, көннәр җылы тора. Үләннәр арасында яңа чәчәк атканнарын да күрергә була хәтта. Элеккеге елларда бу вакытта инде җир өстенә кар яткан, сугым чоры башланган. Матур көннәр күңелгә рәхәтлек бирсә дә, һәр нәрсәнең үз вакыты бит. Бөреләнергә өлгергән карлыган-җимеш куакларының салкыннарга кергәч өшү ихтималы да бар.

"Туйдым аяк астының пычрак булуыннан. Тизрәк кар яусын да, җир өсте ак кар белән каплансын иде", -дип сөйләнүчеләр очрый. Һава торышы үзгәрешләренә бирешүчән кешеләр дә интегәләр. Бүген көн кояшлы, ә иртәгә, синоптиклар хәбәр итүенчә, бераз яңгыр көтелә.Шимбә көнне янәдән кояш күренәчәк, вакыты белән көчле яңгыр булуы ихтимал. Якшәмбедә кабаттан кыска вакытлы яңгыр явачак. Температура әкренләп төшәчәк: атнаның соңгы көннәрендә 6-7 градус булачак.

фото: http://fotobel.info/photo/12-21-0-0-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk