Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада укытучыларның кышкы спартакиадасы узды

    Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урыннарны алучылар менә кемнәр: чаңгы ярышы (эстафета) - Дилүс Кәримуллин (Лельвиж), Маиса Михайлова (Нырья балалар бакчасы), шорт-трек - Айрат Нигъмәтҗанов (Туембаш), Лилия Нәбиева (Сәрдекбаш), өстәл...

    Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты.

    Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урыннарны алучылар менә кемнәр: чаңгы ярышы (эстафета) - Дилүс Кәримуллин (Лельвиж), Маиса Михайлова (Нырья балалар бакчасы), шорт-трек - Айрат Нигъмәтҗанов (Туембаш), Лилия Нәбиева (Сәрдекбаш), өстәл теннисы - Рөстәм Фәйзуллин (Манзарас), Дания Габдрахманова (өстәмә белем бирү педагогы), турникта тартылу - Радик Давыдов (Урта Комар), идәннән этенү - Нурфия Шакирова (Березняк), дартс - Илшат Шәфигуллин (Манзарас), Людмила Похомова (Урта Комар), шахмат - Илшат Ярмөхәмәтов (3нче мәктәп), Мая Александрова (Нырья), канат тарту - Эдуард Козлов (Чарлы), Фаина Спиридонова (Ош.Юмья).

    фото: http://www.gazprom.ru/press/news/2012/march/article130947/image-view/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: