Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Сабан туе 8 июньдә була

Район Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә. Программада: -театральләштерелгән тамаша; -өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш; -гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар; үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы; -шахмат (ирләр, хатын-кызлар); -шашка (ирләр, хатын-кызлар); -җиңел атлетика (ирләр, хатын-кызлар);...

Район Сабан туе 8 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.

Программада:

-театральләштерелгән тамаша;

-өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш;

-гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар;

-3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар; үсмерләр һәм кызлар;

-ат чабышы;

-шахмат (ирләр, хатын-кызлар);

-шашка (ирләр, хатын-кызлар);

-җиңел атлетика (ирләр, хатын-кызлар);

-турникта тартылу;

-колгага менү;

-волейбол;

-аркан тартышу;

-гаиләләр ярышы. Командада 3 кеше - әти, әни, 13 яшьтән узган бала булырга тиеш (дартс, җиңел атлетика, шашка);

-муен белән бау тарту;

-таяк тарту;

-капчык сугышы;

-бүләкләр кисү;

-чиләк белән су ташу;

-чүлмәк вату;

-утын кисү;

-авызга кашык кабып йөгерү.

Уеннарга барлык теләүчеләр кертелә.

1, 2 , 3нче урыннарны алучыларга кыйммәтле призлар тапшырыла.

Сабантуйда республиканың һәм районның танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предпртиятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Сабан туе программа

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X