Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, 30 май, пәнҗешәмбе көнне Кукмарада аязучан болытлы һава, температура көндез 24-27 градус, ә кичен 14-23 градус җылы булачак. Җил талгын, геомагнит кыры - тыныч. Атмосфера басымы 754 мм. терекөмеш баганасын тәшкил итә. Җылы һава алдагы көннәрдә дә сакланачак, яңгырлар әлегә күренми.