Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бурдан кала, уттан - юк

Кукмарада май аенда өч янгын чыгу очрагы теркәлгән. 18 майда "Восток" агрофирмасының Түбән Шәмәрдән авылындагы агач ярдыру цехы (пилорама) янып бетә. Көндез биредә газ белән эретеп ябыштыру эшләре башкаралар һәм янгын куркынычсызлык таләпләрен тиешенчә үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. 24 майда Янил авылында яшәүче Галина Шакирова хуҗалыгында чыккан ут артык зарар...

Кукмарада май аенда өч янгын чыгу очрагы теркәлгән. 18 майда "Восток" агрофирмасының Түбән Шәмәрдән авылындагы агач ярдыру цехы (пилорама) янып бетә. Көндез биредә газ белән эретеп ябыштыру эшләре башкаралар һәм янгын куркынычсызлык таләпләрен тиешенчә үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга.

24 майда Янил авылында яшәүче Галина Шакирова хуҗалыгында чыккан ут артык зарар китерми. Янгын чыгуның сәбәбе - Галина Шакированың улы Илһам исерек килеш өйдә тәмәке тарта һәм тәмәке төпчеген һава суыру юлына (вентиляция торбасына) тотып ата. Нәтиҗәдә торбадагы кәгазь кисәкләренә ут каба. Хуҗалар үзләре үк утны авызлыкларга өлгерәләр.

27 майда Кызыл Тау авылында яшәүче Иван Иванов хуҗалыгы, кызганычка каршы, санаулы минутлар эчендә кара күмер кисәүләренә әверелә. Өй, абзар-кура, мунча тулысынча янып бетә. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклау бара. Янгын мунча эчендәге электр чыбыкларында булган кыска ялгыныш нәтиҗәсендә чыккан, дигән фараз бар.

фото: http://www.prov-telegraf.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара янгын чыгу очрагы

erid: 2VtzqxWHLUk