Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада октябрь аенда алты исерек шофер тоткарланган

    Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан Кукмарада алты исерек шофер тоткарланган. 14 транспорт йөртүчегә штрафларын үз вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелгән. Исегезгә төшерәбез: исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар 1,5 елга транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагалар һәм 30 мең...

    Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан Кукмарада алты исерек шофер тоткарланган. 14 транспорт йөртүчегә штрафларын үз вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелгән.

    Реклама

    Исегезгә төшерәбез: исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар 1,5 елга транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагалар һәм 30 мең сум штраф түлиләр. ЮХИДИ штрафларын түләми йөрүчеләргә дә закон таләбе катгый: әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә административ тоткарлану каралган.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: