Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узды

    Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнашты. Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленде. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнде: 1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; 2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр); 3. Коръәннең ахыргы 20...

    Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендәге Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнашты. Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленде. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнде:

    1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү;

    2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр);

    3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү ("Әддухә"дән "Нәс"кә кадәр);

    4. Коръәннең ахыргы 30 сүрәсен яттан белү ("Буруҗ"дән "Нәс"кә кадәр).

    Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты. 1-2-3 нче урын алучыларга бүләк тапшырылды.

    фото: http://www.islamnews.ru/news-num-2064.html

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: