Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмарада карак күпкатлы йорт фатирына кереп 95 мең сум акча урлаган

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә халыктан 113 гариза һәм хәбәр алына, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru/ сайты. Административ хокук бозулар өчен эчке эшләр бүлегенә 48 кеше китерелгән. 15 гыйнварда иртәнге сәгать тугыздан унбергә кадәр билгесез зат ачкыч яратып поселокның Вахитов урамындагы күпкатлы...

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә халыктан 113 гариза һәм хәбәр алына, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru/ сайты. Административ хокук бозулар өчен эчке эшләр бүлегенә 48 кеше китерелгән.

15 гыйнварда иртәнге сәгать тугыздан унбергә кадәр билгесез зат ачкыч яратып поселокның Вахитов урамындагы күпкатлы йортның бер фатирына үтеп керә. Карак 95 мең сум акча урлый.

2014 елның декабрь ахырыннан быелның 16 гыйнварына кадәрге вакыт эчендә билгесез зат "Тукай" агрофирмасының Ташлы-Елга авылындагы фермасыннан сөт саву аппаратының запас частьләрен урлый.

Бүгенге көндә әлеге җинаятьләрне кылучыларның кем булуларын ачыклау эшләре бара. Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 2-65-36 телефон номерына шалтыратуын сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

фото: http://dalas.ru/content.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев