Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада гомерләрен чаңгы спортына багышлаучылар бар

Шакир ага Шәрипов - спортчылар арасында дәрәҗәле шәхес. Чаңгы ярышымы, теннисмы - район данын яклаучылар арасында ул. 74нче яше белән китте димәсең дә. -Моннан нәкъ 51 ел элек, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач 27 декабрьдә 1нче мәктәп артындагы бушлыкта ( ул чак анда чокыр-чакырлы ялан кыр иде) беренче чаңгы ярышында...

Шакир ага Шәрипов - спортчылар арасында дәрәҗәле шәхес. Чаңгы ярышымы, теннисмы - район данын яклаучылар арасында ул. 74нче яше белән китте димәсең дә.

-Моннан нәкъ 51 ел элек, Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач 27 декабрьдә 1нче мәктәп артындагы бушлыкта ( ул чак анда чокыр-чакырлы ялан кыр иде) беренче чаңгы ярышында катнаштым. Быел менә гыйнвар аенда Түбән Кама, февраль аенда Яшел Үзәк калаларында республика ярышларында катнаштым.

Хәзер чаңгыга игътибар юк инде ул. Заманында ярышлар атна саен үткәрелә, бер итек фабрикасы гына да 2-3 команда куя торган иде. Авыл чаңгычылары "Крестьяннар йорты"на кичтән килеп кундылар әле. Әле дә бер чаңгыда йөреп кайтсам, сулышлар иркенәеп китә. Кукмара эчендә автобуска утырганым юк минем, җәяү йөзүгә ни җитә?

Азат САБИТОВ

фото: http://74-region.ru/index.php?name=news&op=view&id=12675


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk