Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада футбол кыры ачылды

Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал - 5 мең 400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком -"Бердәм Россия" партиясе бүләге. -Мин Кукмара 2нче урта мәктәбендә укыганда әлеге стадионда ГТО нормаларын тапшырдым, чаңгыда шудым, малайлар белән бергә футбол уйнадым, биредә минем балачагым үтте,...

Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал - 5 мең 400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком -"Бердәм Россия" партиясе бүләге.

-Мин Кукмара 2нче урта мәктәбендә укыганда әлеге стадионда ГТО нормаларын тапшырдым, чаңгыда шудым, малайлар белән бергә футбол уйнадым, биредә минем балачагым үтте, - дип хатирәләрен яңартты Римма Ратникова. - Кукмаралыларга сәламәтлекләрен ныгытып, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырылуына мин бик шат.

Финанс кытлыгы аркасында төзелеш эшләре озаккарак сузылса да, 60 метрга 90 метр зурлыктагы мәйдан бөтен таләпләргә туры китереп төзелгән. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да үз чыгышында бу турыда ассызыклады. "Футбол кырында төзелеш эшләрен башлап җибәрү, эшне оештыру "Бердәм Россия" партиясе линиясе буенча барды, -диде ул.- Римма Ратникова, Илдар Гыйльметдиновлар, акчаларны барлап, юнәлтеп, аны программага кертүгә зур ярдәм күрсәттеләр, төзелеш барышын да игътибардан читтә калдырмадылар. Төзүчеләр сыйфатка аеруча басым ясадылар, чөнки бүгенге көн шуны таләп итә".

Барлыгы 22 миллион сумга төшкән футбол кырын Сабаның "Инвестхолдингстрой" оешмасы төзеде. "Сораулар туа калса, кукмаралылар белән бергә без аларны хәл иттек, авырлыкларны бергәләп җиңдек, - диделәр төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk