Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада бозлавык белән көрәшү өчен 600 тонна тозлы ком әзерләнгән

Күптән көтелгән кар явып сөендерсә дә, бүген иртән юлларда, тротуарларда урыны белән бозлавык барлыкка килеп, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудырды. Тәгәрмәчләрен кышкы шиналарга алыштырып өлгергән машина хуҗалары, әлбәттә, оттылар. Ә менә җәяүлеләргә, бигрәк тә биек үкчәле сапогилар кигән хатын-кызларга атлавы җиңел булмагандыр. Үзем дә эшкә чак кына соңга...

Күптән көтелгән кар явып сөендерсә дә, бүген иртән юлларда, тротуарларда урыны белән бозлавык барлыкка килеп, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә кыенлыклар тудырды. Тәгәрмәчләрен кышкы шиналарга алыштырып өлгергән машина хуҗалары, әлбәттә, оттылар. Ә менә җәяүлеләргә, бигрәк тә биек үкчәле сапогилар кигән хатын-кызларга атлавы җиңел булмагандыр. Үзем дә эшкә чак кына соңга калмадым. Машиналар тыз-быз йөреп торган юл аша тиешле урыннан саклык белән генә чыктым. Әмма "Зебра" аша чыкканда да як-ягына ялт-йолт карануың хәерле.

Моннан соң тайгалаклардан интекмәбез, дип уйларга кирәк: "Чиста шәһәр" оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәриповның әйтүенә караганда,бозлавыклар белән көрәшү өчен 600 тонна тозлы ком әзерләнгән.

фото: http://www.12.mchs.gov.ru/news/?PAGEN_4=174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk