Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада бер ир-ат пычак тотып хатынына үтерү белән янаган

    Агымдагы елның 18-24 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә район халкыннан кабул ителгән 105 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында. 15-16 гыйнварда билгесез зат "Тукай" агрофирмасының Битләнгер авылындагы фермадан суыткыч пультын һәм сөт саву аппаратын юу җайланмасын урлый. 19 гыйнварда, кичке сәгать алтыларда,...

    Агымдагы елның 18-24 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә район халкыннан кабул ителгән 105 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында.

    15-16 гыйнварда билгесез зат "Тукай" агрофирмасының Битләнгер авылындагы фермадан суыткыч пультын һәм сөт саву аппаратын юу җайланмасын урлый.

    19 гыйнварда, кичке сәгать алтыларда, Кукмара поселогында яшәүче ир-ат үзенең өендә кулына пычак тотып хатынына үтерү белән яный.

    Реклама

    Бер атна эчендә районда 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. Административ хокук бзулар өчен эчке эшләр бүлегенә 60 кеше китерелгән.

    Әлеге мәгълүматлар kukmor-ovd.ru сайтыннан алынды.

    фото: http://obzorchp.ru/news/kriminal/5-0-1

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: