Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Автоледи-2014” җиңүчесе ачыкланды (+фото)

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2014" республика бәйгесенең район туры узды. Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә. Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе каршындагы мәйданда "Автоледи - 2014" республика бәйгесенең район туры узды.

Руль артында йөрүче гүзәл затлар соңгы елларда аеруча күбәйде. Япь-яшь кызлар да, чәчләрен чал сарган, гомер көзенә таба атлаучы ханымнар да берсеннән-берсе куәтле автомобильләрдә җилдерә.

Әйе, автомобиль хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен, чыннан да, бик күпкә җиңеләйтә. Аннары гүзәл затлар ир-егетләр белән чагыштырганда юлларда да күпкә игътибарлы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәнлектән, аларга штрафларны да бик сирәк "чәпи"ләр икән. ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов та шул фикердә:

-Үлеп-җитем белән тәмамланучы юл-транспорт һәлакәтләренең барысы да диярлек тизлек яратучы, каядыр ашкынучы ир-атлар тарафыннан ясала. Аларның күбесенә хатын-кызлардан үрнәк алырга кирәк, - ди ул.

"Автоледи" бәйгесенә катнашырга килүчеләр дә автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү этапларын узганнан соң үзләренең "чын" шофер булуларын расладылар. Булдыралар кызлар! Билгеләнгән маршрут буенча үзләренең "тимер ат"ларында зигзаг та йөрделәр, "гараж"га да керделәр. Ялгышырга һич ярамый - чикләрне узып китәсең икән, штраф очколар өстәлә, шулай ук әлеге этапта тизлек тә мөһим. Ә инде компьютерда юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәр үтәүдә тирән белем сорала. Кызларның 20 сорауга төгәл һәм дөрес җавапларны күпме вакытта билгеләп чыгуларыннан чыгып баллар билгеләнде.

Бәйгенең ике этабын да уңышлы узганнан соң, нәтиҗәләр ясалды. Беренче урынга быел да Кукмарадан Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Людмила Соколова һәм Ирина Ивановалар бүлеште. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

"Автоледи - 2013" җиңүчесе Гөлназ Нәҗипованың бәйгедә өченче ел катнашуы. Руль артында ун елдан артык йөри ул.

Якташыбызга район данын яклап Казанда чыгыш ясарга туры киләчәк. Уңышлар сиңа, Гөлназ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk