Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 9 декабрьдән коррупциягә каршы атналык игълан ителәчәк

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә шушы темага карата атналыклар игълан ителде. Аның кысаларында "Нәрсә ул коррупция?", "Законны беләсеңме?", "Коррупцияне ничек булдырмаска?" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелә, мәгълүмати стендлар яңартыла, прокуратура вәкилләре белән очрашулар оештырыла, рәсемнәр һәм иншаларга конкурслар, сыйныфтан тыш чаралар...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә шушы темага карата атналыклар игълан ителде. Аның кысаларында "Нәрсә ул коррупция?", "Законны беләсеңме?", "Коррупцияне ничек булдырмаска?" дигән темаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелә, мәгълүмати стендлар яңартыла, прокуратура вәкилләре белән очрашулар оештырыла, рәсемнәр һәм иншаларга конкурслар, сыйныфтан тыш чаралар уздырыла. Бу чаралар яшьләрдә коррупциягә карата тискәре караш уяту, аларның игътибарын әлеге начар күренешкә каршы көрәш ысулларына җәлеп итеп, намуслылык һәм гаделлек сыйфатлары тәрбияләү, шул рәвешле законнарны хөрмәт итәргә өйрәтүгә юнәлтелгән. Без яшьләрнең коррупциягә карата битараф калмауларына, бу проблеманы хәл итү буенча үз фикерләрен белдерүләренә өметләнәбез.

Гөлшат НУРМӨХӘММӘТОВА, район башлыгы ярдәмчесе

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара коррупция

erid: 2VtzqxWHLUk