Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара яшьләре наркоманиягә каршы иҗат фестивалендә катнашты

"Балкып яшә!" - район Мәдәният йортында наркоманлыкны кисәтү айлыгы кысаларында укучы яшьләрнең әнә шундый исем астындагы иҗат фестивале үтте. Бу чараның максаты -сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата актив позиция булдыру, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү һәм бер үк вакытта сәләтле яшьләрне ачыклау иде. Аны оештыруда район яшьләр һәм спорт,...

"Балкып яшә!" - район Мәдәният йортында наркоманлыкны кисәтү айлыгы кысаларында укучы яшьләрнең әнә шундый исем астындагы иҗат фестивале үтте. Бу чараның максаты -сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата актив позиция булдыру, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү һәм бер үк вакытта сәләтле яшьләрне ачыклау иде. Аны оештыруда район яшьләр һәм спорт, мәдәният, мәгариф идарәләре көч куйган. .Фестивальдә Кукмара аграр көллияте, күппрофильле лицей, Кукмара 3нче, 4нче, 5нче мәктәп укучылары катнашып, заманча җыр-биюләр, нәфис сүз һәм башка төрле иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Башка еллардан аермалы буларак, массакүләм чыгышлар әзерләнгән: сәхнәдә берьюлы 50-70 укучының биюләре бик тәэсирле булды. Һәр коллективның әзерлеге үзенчәлекле. Үзләренең иҗат эшләре аша алар, зал тулы яшьләргә мөрәҗәгать итеп, наркоманлыкка һәм эчкечелеккә карата тискәре мөнәсәбәттә булырга өндәделәр.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?source=wiz&fp=1&uinfo=ww-1245-wh-800-fw-1020-fh-594-pd-1&p=1&text=%D1%84%D0%B5%D1%81%D1%82%D0%B8%age&lr=43&img_url=http%3A%2F%2Fcs9312.userapi.com%2Fg30339754%2Fe_455c0428.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара яшьләр наркомания

erid: 2VtzqxWHLUk