Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара яшьләре Кыш бабайга ышанмый, әмма Яңа ел төненнән могҗиза көтә (сораштыру) + фото

Тиздән ишекләрне кагачак Яңа ел бәйрәмнәре җитүен һәркем зур түземсезлек белән көтәдер, чөнки тоташ яллар, мул табыннар һәм ниндидер сихри вакыйгалар безне әйләндереп, тормышыбызны үзгәртеп куймагае. Хәер, бу турыда Кукмара яшьләре ни уйлый икән? Кыш бабайга ышаналармы? Яңа елдан ни көтәләр? Эльвира Сәмигуллина: Кыш бабайга ышанмыйм, ләкин Яна ел киченең...

Тиздән ишекләрне кагачак Яңа ел бәйрәмнәре җитүен һәркем зур түземсезлек белән көтәдер, чөнки тоташ яллар, мул табыннар һәм ниндидер сихри вакыйгалар безне әйләндереп, тормышыбызны үзгәртеп куймагае. Хәер, бу турыда Кукмара яшьләре ни уйлый икән? Кыш бабайга ышаналармы? Яңа елдан ни көтәләр?

Эльвира Сәмигуллина:

Кыш бабайга ышанмыйм, ләкин Яна ел киченең сихри булуына ышанам. 2014 елдан дөньяларның тыныч булуын, һәммәбезнең дә "инде тормышка ашмас" дигән барлык хыяллары тормышка ашуын телим!

Юлия Билалова:

Кыш бабайга ышанмыйм, шулай да Яңа елдан могҗиза көтәм. Үткән елга нәтиҗә ясап, сәгать телләре уникене суккан тылсымлы мизгелдән гел нидер көтәсең бит ул. Яңа елның бөтен үзенчәлеген шунда күрәм мин!

Руслан Муллин:

Кыш бабайгамы? Ышанам, нишләп ышанмаска! Яңа елны хатыным белән якын дусларым арасында уздырырга җыенам!

Илзия Харисова:

Кыш бабайга кечкенә чакта ышансам да, үсә төшкәч барлыгына ышанмый башладым. Шулай да Кыш бабай булып киенеп сабый чакта күңелебезне күреп йөргән кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Яна елда, Аллаһ кушса, кызыбызның әти-әни дип дәшеп, тәпи йөреп китүен көтәбез)) Яңа елдан тагын быелгы кебек күп шатлык-куанычлар, мул табыннар һәм ныклы сәламәтлек белэн яшәвебезне көтеп калам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукмара тарихы яңа ел

erid: 2VtzqxWHLUk