Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара вокзалы сәгатен ремонтлау өчен якынча 40 мең сум акча кирәк

Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен сүтеп алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән бергә кабул итеп алды. Сәгать вокзалга нур биреп, бик дөрес вакытны һәм һава торышын күрсәтә иде. Ул кайчан урынына куелыр икән? Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ, Кукмара поселогы Әлеге сорауга Кукмара...

Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен сүтеп алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән бергә кабул итеп алды. Сәгать вокзалга нур биреп, бик дөрес вакытны һәм һава торышын күрсәтә иде. Ул кайчан урынына куелыр икән?

Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ, Кукмара поселогы

Әлеге сорауга Кукмара тимер юл вокзалы җитәкчесе Алла Спиридоновадан түбәндәге җавапны алдык:

-Вокзал стенасына куелган сәгать, ватылу сәбәпле, бер ел чамасы элек ремонтка дип алынды. Аны төзекләндерү өчен якынча 40 мең сум акча кирәк. Пассажирларны ташу буенча Горький тимер юллары дирекциясе җитәкчесе тарафыннан ремонт буенча килешү кәгазенә әлегә имза куелмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk