Хәбәрләр

Кукмара районында коточкыч авариядә 1989 елгы ир-егетнең гомере өзелгән

Бүген, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының бишенче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. Йөк төягән КамАЗ "УАЗ" буханка белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә "УАЗ" шоферы - 1989 елгы ир-егетнең гомере урында ук өзелә. КамАЗ шоферы район үзәк дәваханәсенә җибәрелә....

Бүген, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының бишенче чакрымында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. Йөк төягән КамАЗ "УАЗ" буханка белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә "УАЗ" шоферы - 1989 елгы ир-егетнең гомере урында ук өзелә. КамАЗ шоферы район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау буенча эш бара.

Редакциядән: Һәлак булган ир-егетнең гаиләсе, якыннары, туганнарының авыр хәсрәтләрен уртаклашабыз.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев