Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район мәктәпләренә эшкә 9 яшь укытучы кайткан

Кукмара өченче урта мәктәбендә яшь укытучыларның семинары узды. Анда 40лап мөгаллим чакырылган иде. Төрле уку йортларын тәмамлап, быел беренче тапкыр укытучы буларак мәктәп бусагасын атлаучылар исә - тугыз. Бу хакта безгә районның яшь укытучылар оешмасы җитәкчесе Илназ Хөрәмшин хәбәр итте. -Очрашып-сөйләшүнең беренче өлешендә төрле темаларга докладлар тыңланды. Дәресләрдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр...

Кукмара өченче урта мәктәбендә яшь укытучыларның семинары узды. Анда 40лап мөгаллим чакырылган иде. Төрле уку йортларын тәмамлап, быел беренче тапкыр укытучы буларак мәктәп бусагасын атлаучылар исә - тугыз. Бу хакта безгә районның яшь укытучылар оешмасы җитәкчесе Илназ Хөрәмшин хәбәр итте.

-Очрашып-сөйләшүнең беренче өлешендә төрле темаларга докладлар тыңланды. Дәресләрдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану, Сингапур системасы буенча уку-укыту алымнары, яңа Федераль дәүләт белем бирү стандарты хакындагы чыгышлар яшь белгечләрдә аеруча кызыксыну уятты, - ди ул. - Мастер-классларда катнашканнан соң, яшь укытучылар белән берлектә түгәрәк өстәл артында җыелып сөйләштек, алдагы елга план төзедек.

фото: http://www.kchr-lyceum1.ru/news/3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X