Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала

10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 миллион сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Оештыручылар бу эштә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә активрак катнашсын дигән теләк белдерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү...

10 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр коммерцияле булмаган оешмалар грант отуга гариза тапшыра ала. Быел бу эшкә бюджеттан 24 миллион сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Оештыручылар бу эштә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә активрак катнашсын дигән теләк белдерде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы. Социаль проблемаларны хәл итә торган оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтү 2006 елда башланды.

Узган ел Россия Президенты грантына ия булыр өчен 146 оешма катнашып, 22се җиңүче дип табылган. Ә 10 миллион сум күләмендәге Татарстан Президенты грантына 81 иҗтимагый оешма лаек дип табылган. Быел исә 18 коммерцияле булмаган оешма РФ Президентының 19 миллион сум күләмендә грантын откан.

Узган еллардагы проектлар арасында тирә-як мохитне, табигатьне саклау, ятимнәрне, ветераннарны яклау, инвалидларның тормыш шартларын яхшыртуга, лейкемия чире белән интегүче балаларга, авыр хәлдә калучы хатын-кызларга һ.б. ярдәм итү проектлары бар. Быел да шундыйларга өстенлек биреләчәк, әмма оештыручылар көтелмәгән яңа проектлар да булыр дип өметләнә.

фото: http://www.vedtver.ru/news/28584

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk