Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанбаш мәктәбе директоры тоткарланган

Хәзер директорга карата закон кысаларында каралган чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Арча районы Казанбаш авылы мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин тоткарланган. Ул, балаларның күпләп авыртуы белән бәйле җинаятьтә катнашы булуына шикләнелеп, Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе нигезендә кулга алына. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Җинаять кодексының 236 маддәсенең 1 нче часте (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу) һәм 238 нче маддәнең 1 нче часте (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә.

Искәртеп үтик, 10-11 февраль көннәрендә Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә авылдан Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 36 бала һәм ике олы кешене китерәләр. Аларның барысына да эчәклек инфекциясе диагнозы куела.

Кичә мәктәп директорының балаларны ашатуда хилафлыклар турында тикшерүчеләргә гаебен тануы һәм тикшерү белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуы турында билгеле булды. Хәзер директорга карата закон кысаларында каралган чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев