Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан – Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте (+фотолар)

Казан - Шәмәрдән трассасында автомобиль кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына килеп бәрелгән. (Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге фаҗига 29 октябрьдә 16...

Казан - Шәмәрдән трассасында автомобиль кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына килеп бәрелгән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фаҗига 29 октябрьдә 16 сәгатьтә Казан - Шәмәрдән трассасында була. Пановка авылы тирәсендәге 55нче километрда «Шевроле Авео» автомобиль рулендә утырган 40 яшьлек ханым идарәне югалтып, кюветка төшеп киткән һәм электр линиясе баганасына бәрелгән.

Нәтиҗәдә, рульдә утырган хатын-кыз да, машинадагы 9 яшьлек пассажир бала да зыян күргән. Медицина хезмәткәрләре кыз баланың баш мие селкенгән һәм эчке органнарына зыян килгән дип белдергән. Зыян күрүчеләрнең икесе дә Казанның травматология үзәгенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев