Хәбәрләр

Иртәгә Татарстанда 31 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Язның икенче көнендә республикада томан, кар явуы һәм алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, дип яза Татар-информ.

2 мартта Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 31 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Язның икенче көнендә республикада томан, кар явуы һәм алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һава температурасы 18-23 градус салкын, көндез 8-13 градус салкын булачак.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев