Ут бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә.
Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр өч кешенең үле гәүдәсен табып ала. Алар - 1968 елгы ир-ат, 1973 елгы хатын - кыз һәм 2011 елгы бала булып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 2008 елгы малайны коткара. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.