Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Идел" яшьләр үзәге яшь каләм тибрәтүчеләрне барлый

"Идел" яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен беренче тапкыр талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырган иде. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә. Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле җанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтэзи), детектив...

"Идел" яшьләр үзәге 2000 елда татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен беренче тапкыр талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру максатыннан "Иделем акчарлагы" бәйгесен оештырган иде. Хәзер ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле җанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтэзи), детектив номинацияләрендә 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге каләм тибрәтүчеләр катнаша ала. Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр агымдагы елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

фото: http://tatarile.org/news/tt/node/244

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр Идел

erid: 2VtzqxWHLUk