Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң зур җәза – гомерлек төрмә

Бүгенге җәмгыятьтә иң актуаль проблемаларның берсе булып, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм шушы өлкәдә кылынган җинаятьләр, хокук бозулар тора. Наркоманлыкның таралуы һәм үсеш масштаблары чын-чынлап милли куркынычсызлыкка яный. Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү һәм туктату хокук саклау, контроль-күзәтү иҗтимагый органнар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип хәбәр итте район прокуроры урынбасары Ришат...

Бүгенге җәмгыятьтә иң актуаль проблемаларның берсе булып, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм шушы өлкәдә кылынган җинаятьләр, хокук бозулар тора. Наркоманлыкның таралуы һәм үсеш масштаблары чын-чынлап милли куркынычсызлыкка яный. Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү һәм туктату хокук саклау, контроль-күзәтү иҗтимагый органнар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип хәбәр итте район прокуроры урынбасары Ришат Сәмигуллин.

Наркотикларның, психотроп һәм аларга охшаш матдәләрнең законсыз әйләнеше, составында наркотиклар, наркотик матдәләрнең прекурсорлары булган үсемлекләрне законсыз сатып алган, саклаган, ташыган, наркотик һәм психотроп матдәләрне табиб кушуыннан башка кулланган, саткан яки башка җиргә җибәргән, җитештергән өчен 4 мең сумнан башлап штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу каралган. Балигъ булмаган үсмерләрне алкогольле һәм спиртлы продукцияне яки миңгерәүләтә торган матдәләрне куллануга тарткан, аларның исерек хәлдә булганы өчен дә штрафлар салына. Наркоманлыкка тикшерү үтүдән һәм дәваланудан баш тарткан, алкогольле эчемлекләрне - тыелган урыннарда, ә наркотикларны җәмәгать урыннарында кулланган, наркотиклы үләннәр үстергән өчен шулай ук штраф яки кулга алыну көтә. Наркотик һәм психотроп матдәләрне яки аларның прекурсорларын, наркотиклы үләннәрне пропагандалаган, наркотикларның әйләнеше, исәбе, сату, ташу, сатып алу, файдалану, кайтару һәм читкә җибәрү, наркотиклы үләннәрне юк итү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф яки эшчәнлекне билгеле бер вакытка туктату каралган.

Наркотикларның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы да бар. Россия Федерациянең Җинаятьләр Кодексында бу нисбәттән җәза бирү буенча унбер матдә каралган, иң зур җәза - гомерлеккә иректән мәхрүм итү.

фото: http://rb16.ru/news/cat/society?page=247

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk