Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәбәрсез югалган Кукмара кешесе башында пуля ярасы белән Сосновкадан үле килеш табылган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең Кукмара поселогында яшәгән, 2014 елның 16 февралендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган 50 яшьлек ир-атны эзләүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Тулырак монда: http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/6405-kukmarada-bilgesez-yugalgan-ir-atnyi-ezl%D3%99%D2%AF-d%D3%99vam-it%D3%99.html Әлеге ир-атны эзләү буенча полиция хезмәткәрләре трафыннан ике ай дәвамында оператив чаралар үткәрелде. 22 апрель көнне Вятка...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең Кукмара поселогында яшәгән, 2014 елның 16 февралендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган 50 яшьлек ир-атны эзләүләре хакында хәбәр иткән идек инде. Тулырак монда: http://kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/6405-kukmarada-bilgesez-yugalgan-ir-atnyi-ezl%D3%99%D2%AF-d%D3%99vam-it%D3%99.html

Әлеге ир-атны эзләү буенча полиция хезмәткәрләре трафыннан ике ай дәвамында оператив чаралар үткәрелде. 22 апрель көнне Вятка Аланының полиция хезмәткәрләреннән Киров өлкәсе, Сосновка шәһәрендәге урман-посадкада башында пуля ярасы булган билгесез ир-атның мәете табылу хакында мәгълүмат алдык. Мәет янында кулдан ясалган пистолет, берничә әйбер белән пакет һәм бау була. Аерым билгеләре һәм киемен тасвирлаулары буенча ул хәбәрсез югалган Кукмара кешесенә туры килә иде. 23 апрель көнне бүлекнең оперуполномоченныйлары Вятка Аланына моргка бардылар. Әлеге ир-атның без эзләгән кеше булуын аның белән бергә яшәгән хатын-кыз раслады.

Хәзерге вакытта Киров өлкәсенең Вятка Аланы тикшерү идарәсенең тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла.

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев