Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәбәрсез югалган дип исәпләнгән кыз табылган

Астрахань өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 15 яшьлек Татарстан кызын тапканнар. ЮХИДИ инспекторлары Мәскәү-Кашир-Астрахань юлының 1129нчы чакрымында юл читеннән баручы мәктәп укучысын күреп алалар. Полиция хезмәткәрләре аны туктаталар һәм мәгълүматлар базасы буенча тикшерәләр. Әлеге кыз өеннән 4 февральдә чыгып киткән була. Аның кайда булуын беркем белми. Укучы кызның...

Астрахань өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 15 яшьлек Татарстан кызын тапканнар.

ЮХИДИ инспекторлары Мәскәү-Кашир-Астрахань юлының 1129нчы чакрымында юл читеннән баручы мәктәп укучысын күреп алалар. Полиция хезмәткәрләре аны туктаталар һәм мәгълүматлар базасы буенча тикшерәләр.

Әлеге кыз өеннән 4 февральдә чыгып киткән була. Аның кайда булуын беркем белми. Укучы кызның сүзләренә караганда, ул Астрахань өлкәсенең Актүбә районына барырга чыккан була. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге кыз хакында Татарстандагы коллегаларына хәбәр итәләр. Кыз балигъ булмаганнар өчен булган учреждениегә урнаштырыла.

15 яшьлек кыз Яңа Чишмә районының Урганча авылында әбисе белән яши торган була. Ул өйдән чыгып китәр алдыннан язу калдыра, әбисенә аны үстергән өчен рәхмәтен белдерә, мөстәкыйль яшәргә теләвен яза.

-Әти, гафу ит, - диелә хатта. - Мине җибәрегез һәм эзләмәгез, мин барыбер качачакмын. Мин инде зур, үз-үземне туйдыра алам. Барысы өчен дә рәхмәт.

Чыганак: http://prokazan.ru/news/view/100877

Фото: УМВД по Астраханской области

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk