Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

Агымдагы елның 22 мартында "Россия юристлары Ассоциациясе" тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул бушлай юридик ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү , "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региондагы җәмәгать кабул итү, ТР Җәмәгать Палатасы кабул итү, "Бердәм Россия" партиясенең шәһәр, район бүлекчәләрендәге җәмәгать кабул итү урыннарында...

Агымдагы елның 22 мартында "Россия юристлары Ассоциациясе" тарафыннан игълан ителгән халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Ул бушлай юридик ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү , "Бердәм Россия" партиясе рәисенең региондагы җәмәгать кабул итү, ТР Җәмәгать Палатасы кабул итү, "Бердәм Россия" партиясенең шәһәр, район бүлекчәләрендәге җәмәгать кабул итү урыннарында һәм "Россия юристлары Ассоциациясенең" Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендәге региональ бүлекчәләрендәге халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә оештырыла.

Халыкны кабул итү республиканың 56 пунктында эш көне буена (Казанда 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә 8.00-16.00 сәгатьләрдә) үткәреләчәк.

Юрист-консультант сыйфатында ТР Юстиция министрлыгы, республика прокуратурасы, ТР Конституцион суды, РФ Юстиция министрлыгының Татарстандагы Идарәсе җитәкчеләре, белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, "Россия юристлары Ассоциациясе" членнары катнашачаклар.

ТР Юстиция министры, Россия юристларының Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе М.М.Курманов раслаган кизү тору графигы, кабул итү пунктларының һәм бушлай консультация бирү үзәкләренең адреслары, телефон номерлары 2013 елның 19 мартыннан соң Татарстан республикасы Юстиция министрлыгы сайтының "Россия юристлары Ассоциациясе" бүлегендә: http://mijust.tatarstan.ru/assocjurist.htm адресы буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk