Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Райондашларыбыз халыкара “Кунаклашу” фестивалендә катнашты

Казан дәүләт мәдәният институтында Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге ярдәме белән "Кунаклашу" халыкара фестиваль-конкурсында кукмаралылар катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдылар: "Халык биюе" номинациясендә Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбле (җитәкчесе Кузьмина Резеда Ильдар кызы) - I дәрәҗә лауреат), "Халык җырларын башкару" номинациясендә Зур...

Казан дәүләт мәдәният институтында Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге ярдәме белән "Кунаклашу" халыкара фестиваль-конкурсында кукмаралылар катнашып, лауреат исемнәренә лаек булдылар:
"Халык биюе" номинациясендә Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбле (җитәкчесе Кузьмина Резеда Ильдар кызы) - I дәрәҗә лауреат),
"Халык җырларын башкару" номинациясендә Зур Кукмара авылыннан Илсөяр Сираҗетдинова I дәрәҗә лауреат, Зур Кукмара авылының сәнгать җитәкчесе Гөлшат Ризванова III-дәрәҗә лауреат, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин III дәрәҗә лауреат (җитәкчесе: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор-Еникеева Алсу Рашид кызы) дипломнарына лаек булды.
Зур Кукмара авылының "Асылъяр" ансамбленә Крым шәһәрендә узачак "Алтын мәйдан" фестиваленә юллама бирелде.
Нияз Кәримуллин
Казан дәүләт мәдәният институты студенты, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев