Бүген металл савыт-сабалар заводында үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелыш булды.
Анда район башлыгы Сергей Димитриев, Саба районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар катнашты. Завод директоры Азат Заһидуллин ирешелгән уңышлар турында сөйләп үтте һәм киләчәккә максат-бурычлар билгеләде. Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырылды һәм халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.
Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев