Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фото: Күппрофильле лицейда өйрәтү семинары узды

Әлеге семинар медиаешлыкта балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Чарада студентлар, укытучылар катнашты.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева 2017-2019 елларда медиаешлыкта балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.07.2017, №1739-р карарын Кукмара районында тормышка ашыру турында сөйләде. Район эчке эшләр бүлегенең ПДН инспекторы Рөстәм Нуриев үзенең чыгышында полиция һәм мәгариф учреждениеләре тарафыннан суицид, наркомания, террорлык һәм экстремистлыкны пропагандалаучы тыелган төркемнәрнең игътибар үзәгендә тотылуына тукталды. Башкала кунагы, кибердружинаның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе вәкиле Евгений Антонов кибердружина бүлекчәләренең эшчәнлеген, ә тарих фәннәре докторы, КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты, конфликтология кафедрасы доценты Андрей Иванов социаль челтәрләрдәге экстремистлык күренешләрен кисәтү һәм аларга каршы тору ысуллары хакында аңлатып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев